Бу эшләнмәне суыткычта да, теләсәң туңдыргычта да сакларга мөмкин. Паста үзенең тәмен һәм үткенлеген анда да югалтмый.
Кирәгә:600 г сарымсак кыягы, 4 аш кашыгы үсемлек мае, 2 аш кашыгы тоз, 1-2 аш кашыгы тәмләткечләр.
Әзерләү барышы. Сарымсакның кыякларын юыгыз һәм киптерегез. Берничә кисәккә кисегез һәм блендерда ваклагыз. Аннары тоз, тәмләткечләр һәм үсемлек мае белән майлагыз. Яхшылап болгатыгыз һәм чиста стерильләштерелгән банкаларга салыгыз. Аннан суыткычка сакларга куегыз. Әйткәндәй, шул ук ысул белән сарымсакның укларын да әзерләргә була.
Игътибар! Банкадан алганда һәрчак коры-чиста кашык кулланыгыз. Һәм аннан алган массаны кире банкага салырга ярамый!
Фото: trablin.livejournal.com