Бу рецепт буенча гадәтидән нык аерылып торган һәм бик-бик тәмле кайнатма килеп чыга. Аны бакча җиләге белән дә, урманныкы белән дә әзерләргә мөмкин. Ул бер үк вакытта татлы да, тәмле дә. Әзерләүдә дә гади. Исегездә тотыгыз: кайнар кайнатмада имбир тәме көчлерәк сизелә, суынгач исә кими.
Кирәгә: 2 кг җиләк, 100 г имбир, 2 әфлисун цедрасы, 1,5 кг шикәр.
Әзерләү барышы.Җиләкнеюыгызһәм “күлмәгеннән” чистартыгыз.Җиләкнекәстрүлгәсалыгыз, шикәр сибегез.Савытныкапкач белән каплагыз һәм, сок бүленеп чыксын өчен, 8-10 сәгатькә калдырыгыз.Аннарыкәстрүлнесүрән утөстенәкуегызһәм 10 минут кайнатыгыз.Шул арада әфлисуннан цедраны вак угыч белән кырыгыз. Имбиртамырынюыгыз, кабыгын чистартыгыз һәм шулай ук вак угычта уыгыз.
Аннан җиләккә әфлисун белән имбир өстәгез, барысын да бергә яхшылап болгатыгыз. Барлыкка килгән күбекне вакыт-вакыт салып, тагын ярты сәгать чамасы сүрән утта пешерегез. Кайнар вареньены стерильләштерелгән банкаларга тутырыгыз һәм ябыгыз. Банкаларны әйләндерегез һәм тулысынча суынганын көтегез, аннан караңгы урынга алып куегыз.
Фото: gotovim-doma.ru