

Болай әзерләгән яшел тәмләткеч бик тә хуш исле булып калачак, үзенең табигый төсен саклаячак, чөнки тоз – иң яхшы табигый консервантларның берсе. Әзерлек барышында бернинди җылылык эшкәртүе дә кирәкми!
Кирәгә:500 г укроп, 150 г тоз, банкаларны эшкәртү өчен 70 мл серкә.
Әзерләү барышы. Укропны яхшылап юыгыз, аннан суны җиңелчә генә селкетегез, дуршлагка яки сөлгегә салыгыз һәм 10-15 минутка калдырыгыз. Нәфис яшь ботакларны алып, вак итеп турагыз. Тоз өстәгез, барысын да яхшылап болгатыгыз. Банкалар әзерләгез, аларны кайнар су белән яхшылап юыгыз һәм аш серкәсе салыгыз, аннан капкач белән каплагыз һәм яхшылап селкетегез. Банкаларны шулай зарарсызландырганнан соң серкәне түгегез. Һәр катламны кашык белән тыгызлап, тозлы укропны чиста банкага тутырыгыз. Укроп салынган банканы борылмалы капкач белән ябыгыз һәм суыткычка куегыз. Мондый заготовка ярты елга якын сакланачак.
Игътибар! Укропны ризыкларга өстәгәндә, аның тозлы булуын исәпкә алыгыз. Шушы ук ысул белән теләсә нинди яшел тәмләткечләрне дә кышкылыкка әзерләргә мөмкин.
Фото: cook.nehai.by