Бакчачы почмагы
20 июнь 2025, 05:40

Зыян да сала, файда да китерә

Сукыр тычканнан ничек котылырга?

Зыян да сала, файда да китерәЗыян да сала, файда да китерә
Зыян да сала, файда да китерә

Сукыр тычканнан ничек котылырга?

Тере очрашудан бер истәлек...

Бакчачының мәшәкатен тавык чүпләсә дә бетерә алмый. Нидер чәчү, үстерү, матур уңыш алу өчен шактый тир түгәргә кирәк. Фанатларча ябышсаң, “агрофтнес” артык гәүдә авырлыгыннан да, депрессиядән дә коткара. Юк өчен үпкәләшкән ир белән хатын да озак ачу саклап йөри алмый, уртак хезмәт барлык кире кичерешләрдән, авыр уйлардан, эштә алган “негативтан” коткара. Бакча, җир эше – тәнгә сихәт, җанга дәва!

Әмма анда да кәефне кыра торган мизгелләр, шуңа сәбәпчеләр табыла. Әйтик, сукыр тычкан!

Ул бакчага ныклап ияләшсә, шактый зыян салуы бар. Шуңа күрә, җәберләми генә, бу матур җәнлектән ( видеода карасагыз, чынлап та матур бит) котылу юлын карарга кирәк. Моның өчен әллә нинди агулар да кирәкки. Бакчага, сукыр тычкан юлларына, каты (8 мм яхшы) тимерчыбыкны җиргә кадап,  сыра кебек эчемлекләрдән бушаган калай банкаларны элеп чыгарга гына. Җил искәндә алар шалтырап, “җырлап” утыра. Ә сукыр тычкан тавыш яратмый. Ул сезнең бакчаны тиз арада калдырып, ваемсыз күршеләр ягына, ары таба чыгып китәр.

Ә бу видеога эләккән сукыр тычкан (баласыдыр, чөнки бик саксыз, курка да белми) бакча почмагында ни эшләргә теләгәндер, аңлап булмады. Озак күзәтеп торганнан соң, кулны-кулга сугып, учны шапылдаткач кына, күршеләр ягына, көзге яфракларны кыштырдатып, чыгып китте.

Болай якыннан аны беренчегә күрү иде, шуңа кызык күреп күзәттем аны. Бакчабыздан күптән, үзем язган ысул белән куган булсак та, күршеләрдә бу байлык бар икән әле.   Курку түгел, мин дәшкәнгә: “Син кем? Нигә комачаулыйсың?” дигәндәй борынын күтәреп карады ул. Ә борыны дуңгызныкы кебек, “пятачок”ка охшаттым. "Әй, кротик, хәлләрең ничек, нәрсә эзлисең, кая бармакчысың?" дигәнгә туры җавабы булмаса да, "комачауламагыз, сезнең кайгы юк", дигәнен аңладым. Иркенләп сөйләшеп булмаса да, интервью килеп чыкмаса да, сукыр тычкан белән "күзгә-күз" күрешү кызыклы булды. "Сукыр" дисәләр дә, алар да күрә бит! 

Менә шундый очрашу булды әле, дуслар. Ә сездә сукыр тычкан бармы? Зыян салмасыннар өчен нинди чаралар күрәсез?

 Әйткәндәй, сукыр тычканнар файдалы да. Алар үсентеләрнең тамырын кимерүче  “медведка” кебек зыян салучыларны юк итә!
 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас