Бакчачы почмагы
13 июнь 2025, 11:37

Бакча яме – гортензия

Аны ничек утыртырга?

Бакча яме – гортензияБакча яме – гортензия
Бакча яме – гортензия

Аны ничек утыртырга?

Гортензия дигән гүзәл чәчәкне утырту өчен берничә киңәш тәкъдим итәбез:

Гортензияне апрельдә яки май ахырында утырталар. Җәй көне ябык тамыр системалы үсентеләр утыртырга була, июньнең беренче яртысында утырту да яхшы. Көзен тамыр системасы яхшы үскән гортензияләр утырталар. Кырыс климат өчен оптималь срок — сентябрьнең беренче числолары, урта полоса һәм Үзәк полоса өчен — сентябрь уртасыннан октябрь уртасына кадәр, Көньяк өчен — ноябрь уртасына кадәр.
Гортензияләр күләгә һәм ярым күләгәне өстен күрәләр. Участок салкын җилдән яхшы сакланырга тиеш.
 Гортензияләр уңдырышлы, көпшәк, су һәм һава үткәрүчәнлеге яхшы булган нейтраль яки аз кислоталы туфракны (рН 6,5 - 7,0), органикага бай туфракны яраталар. Әгәр грунт җитәрлек әче булмаса, аны өстәмәләр ярдәмендә әчетергә кирәк — мәсәлән, аңа ылыслы агачларның опилкасын, ылысның үзен яки җирән торф (өске торф) кертергә кирәк.
Утыртканда чокырны үсентеләрнең тамырчасына, тирәнлеге һәм диаметрына (якынча 40 сантиметр) карап казыйлар. Әгәр куаклар күп булса, чокырлар бер-берсеннән якынча 70 сантиметр ераклыкта урнашырга тиеш. Сирәк утыртканда ераклыкны 1,5 метрдан 3 метрга кадәр ясыйлар, чөнки гортензия бик нык җәелеп үсә.
Һәр чокыр төбенә 10 сантиметр тирәсе ватык кирпеч яки вак таштан дренаж салалар.
Үсентене чокыр уртасына куярга.  Аңа әзер туклыклы катнашманы (ылыс, торф, яки ылыслы агачларның опилкасы белән бутаган туфрак) салалар. Гортензиянең тамыр муены җир өсте тигезлегендә булуы мөһим.
Туфракка су сибәргә. Бер чокырга 1-2 чиләк җитә. Утырткач  опилка яки торф белән мулчәләргә.
Гортензияне утыртканнан соң җылы су сибәргә кирәк — температурасы +30 °C тан түбән булмаска тиеш. Утыртылганнан соң беренче айда үсемлеккә атнага ике тапкыр су сибәргә кирәк (яңгыр яумаса). Ә олы гортензиягә атнага бер тапкыр 1,5 чиләк су сибү җитә. Эссе көннәрдә су сибүне бераз ешайтырга мөмкин - иң мөһиме туфрак дымлы булсын.

Фото: green-planet.pro

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас