

Җәйнең барыбыз да көтеп алган иң ямьле көннәре башланды, дуслар.
Гомернең никадәр тиз агуын бакчадагы чәчәкләргә карап та аңларсың:әле генә умырзаялар, аннан лаләләр, нәркисләр шау чәчәктә утыра иде. Аннан сириннәргә карап сокланып туя алмадык, аларның хуш исләре башларны әйләндерде...
Бүген килеп инде иресләрнең көрән, сары, тагын әллә нинди гүзәл төсле гүзәл чәчәкләре белән хушлашу алдындабыз. Ә менә чалмабашлар-пионнар һәм кып-кызыл мәкләр исә бүген бакча патшабикәләре булып (әллә патшаларымы икән?) күзнең явын алып, балкып утыралар, ләкин... аларның да көннәре санаулы шул.
Адәм баласы алдана: әле теге, әле бу гөлләре чәчәк атканны көтеп, гомернең узганына да игътибар итеп бармый. Хәер, нигә әле бу хакта уйланырга ди? Чәчәкләр патшалыгында югарырак-бөегрәк нәрсәләр хакында, шулай ук бу елгы яраткан чәчәкләр атып беткәч, киләсе җәйләрдә дә аларның хуш исләрен иснәү, гүзәллекләренә соклану турында хыял итә башларга кирәктер. Шулаймы?!
Автор фотосурәтләре.