Бакчачы почмагы
30 Май 2025, 07:28

Нәркизегез, лаләләрегез чәчәк атып беттеме әле?

Алар чәчәк атып беткәннән соң яфраклары табигый юл белән корырга тиеш.

Нәркизегез, лаләләрегез чәчәк атып беттеме әле?Нәркизегез, лаләләрегез чәчәк атып беттеме әле?
Нәркизегез, лаләләрегез чәчәк атып беттеме әле?

Суганчалы чәчәкләр язын иң беренчеләрдән булып куандыра. Умырзаялар, крокуслар, нарцисс һәм лаләләр, декоратив суган – барсының да чәчәкләре бакчага нур өстиләр. Ләкин шуны онытырга ярамый: алар чәчәк атып беткәннән соң яфраклары табигый юл белән корырга тиеш. Әнә шундый бакчаны ямьсезрәк күрсәтә торган урыннарны бу чорда яңа компост белән мүлчәләргә кирәк ди тәҗрибәле бакчачылар.

   Күпьеллык чәчәкләр. Иртә чәчәк атучы күпьеллыклар – примула, медуница, бадан– беренче чәчәкләрне алыштырып, бакчаларыбызны ямьли. Алардан соң чиратта – аквилегия, песи гөлләре, барвинка һ.б. Аларның берсе дә бакчачыдан артык зур игътибар сорамый: гадәти язгы эшкәртү үткәрсәң – шуңа бик тә риза. Тик вакытында чәчәк атып беткән сабакларын һәм саргайган яфракларын гына кискәләп торырга онытмагыз.

 Автор фотосы

 

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас