+21 °С
Болытлы


Баланнар ак чәчәктә.
Бүген искиткеч матур көн. Язның соңгы ае җәйгә тантаналы, чын җәй торышы белән борылыш ала. Җил көньяк-көнчыгыштан талгын гына исеп, яфрак, агачларны, үлән кыякларын, иң уңган гөл-чәчәкләрне иркәләп кенә кагылып үтә. Табигать хозурлыкта.
Без әле үсүче ай колачында.
Корыга чыдам чәчәкләр утырту, рассадаларнын аерып утырту өчен уңайлы вакыт.
Туфракны эшкәртергә, шытымнарны сирәкләргә була.
Бу мөһим!!!
Бу көннәрдә җыелган дару үләннәренең дәвалау үзлекләре бик югары була.