

*Куаклар, җимеш агачлары, күпьеллык чәчәкләрнең төпләрен мүлчәләргә кирәк. Моны яңа компост, черемә, яхшы бакча туфрагы белән эшләргә мөмкин. Мүлчә туфрак составын яхшырта һәм яхшы ашлама булып тора, анда үсемлекләргә кирәкле барлык матдәләр дә диярлек бар.
*Бакчадагы туфракны гел йомшартып, чүп үләннәреннән арындырып торыгыз, аларга орлыкланырга юл куймагыз.
*Бу айда бакчада очрый торган чирләр һәм төрле корткычлар белән көрәш алып бару мөһим. Җимеш агачлары һәм куакларын химик препаратлар белән соңгы чиктә генә эшкәртергә киңәш ителә. Агачлар чәчәк аткан вакытта, бал кортларын харап итмәү өчен, ядохимикатларны кулланмаска тырышыгыз.
* Үсентеләрне зарарсызландырыр өчен тәҗрибәле бакчачылар ылыслылар, тузганак, тырнакгөл, сарымсак, горчица һ.б. төнәтмәләреннән файдалана. Куерган бакча өчен болар иң яхшы көрәш чаралары.
Майда көздән туфракка күмеп калдырылган виноградларны ачалар.
Аларның ботакларын бераз гына күтәртеп, вакытлыча шпалерага бәйлиләр һәм кипкәннән соң 3 процентлы нитрофен белән эшкәртәләр. Әлеге препарат белән виноградларның төпләрен дә эшкәртегез. Моннан ары ботакларны шпалераның беренче тимерчыбыгына бәйлиләр.