

Утыртырга 2 атна чамасы кала бәрәңгенең утырту өчен билгеләнгән бүлбеләрен, баздан чыгарып, ачык һавада яисә якты сарайларда яровайлаштыру өчен таратып куярга кирәк.
Иртә өлгерә торган сортларын +8-10°С, ә уртача өлгерешлеләрен +12-15°С җылыда шыттыралар. Артык иртә шыткан бәрәңгенең “күзләре” сына, шуңа да ашыктыру киңәш ителми.
Туфракны эшкәртү белән үк кишер, петрушка, укроп, редис, салат, шпинат, борчак, аш чөгендере, киләсе елда утырту өчен суган орлыгы чәчәләр, сарымсак, иртә өлгерешле ак башлы кәбестә утырта башлыйлар.
Фото: krassever.ru