Бакчачы почмагы
11 апрель 2025, 07:07

Апрельдә бакча эшләре

   Апрель елның матур, ләкин тынгысыз айларының берсе. Бу чорда әле кинәт салкынайта, әле кояш кыздыра, әле генә кары ишеп ява. Бакчада да эшләрне санап бетермәле булмый.

Апрельдә бакча эшләреАпрельдә бакча эшләре
Апрельдә бакча эшләре

Апрель елның матур, ләкин тынгысыз айларының берсе. Бу чорда әле кинәт салкынайта, әле кояш кыздыра. Бакчада да эшләрне санап бетермәле булмый.

    Туфрак әле бик дымлы чакта, кар эреп бетү белән үк, бакчага азотлы ашламалар (мочевина, аммиак селитрасы, тирес сыекчасы) кертелә. Бу вакытта алар туфракта әйбәт эри, язгы су инде аларны аскы катламнарга агызып алып төшеп китә алмый. Бигрәк тә бакчагызда бакча җиләге үстерсәгез, анда бу ысулны куллану бик нәтиҗәле.

   Бу айда кишер, петрушка, укроп, аш чөгендере, салат, шпинат, башлы суган орлыкларын чәчүгә әзерлиләр (зарарсызландыралар, суда яисә микроэлементлар эремәсендә чылаталар, ә зонт чәчәкле яшелчә культуралары орлыгын 2 атна дә­вамында чыныктыралар, ягъни 0+2°Сб температурада то­талар).

Фото: bona-forte.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас