Карлар эреп бетә, туфрак җылына, үсемлекләр уяна. Бу айда башкарылган эшләр киләчәк уңышка зур йогынты ясый.
1. Туфрак әзерләү
Кар эреп, җир бераз кибә башлагач, түтәлләрне чистартырга кирәк. Туфракны йомшарту, органик ашламалар кертү файдалы. Кирәк булса, җирне известьлау (әче туфрак өчен) үткәрелә.
2. Җимеш агачлары һәм куаклар белән эш
Кышын зыян күргән ботаклар киселә. Агач кәүсәләре һәм ботаклары корткычлардан һәм авырулардан эшкәртелә. Агачларга язгы акшарлау(агарту) үткәрү мөһим.
3. Язгы утырту эшләре
Суыкка чыдам культуралар: кишер, суган, сарымсак, редис, укроп, петрушка чәчелә. Агачлар һәм куаклар утырту өчен дә яхшы вакыт. Яшелчәләрнең үсентеләре ачык туфракка әзерләнелә.
4. Теплица һәм парник әзерләү
Теплицадагы җирне алыштырырга яки яхшылап йомшартырга кирәк. Томат, борыч, баклажан үсентеләрен күчереп утыртуга әзерлек башкарыла.
5. Чәчәкләр белән эш
Күпьеллык чәчәкләрнең коры ботакларын кисү, туфракны йомшарту башкарыла. Лалә, гиацинт, нарцисс кебек язгы чәчәкләрне ашламалау кирәк. Петуния, георгин, астра кебек чәчәкләрнең үсентеләре ачык грунтка әзерләнелә.
6. Корткычлардан һәм авырулардан саклау
Җиләк-җимеш агачларын һәм куакларны зарарлы бөҗәкләргә каршы препаратлар белән эшкәртү зарур. Гөмбәчек авыруларын булдырмас өчен, бакыр купоросы кулланырга мөмкин.
Апрель аенда башкарылган эшләр бакча-ындырларның мул уңышына өчен нигез сала. Җиргә ашлама кертү, үсемлекләрне дөрес утырту һәм саклау уңышлы сезонны гарантияли. Шуңа күрә бу вакытны нәтиҗәле файдаланып калыйк, һәвәскәр бакчачыларыбыз!
Фото: sk.pinterest.com.