Мартта бакчачының күзләре аеруча үткен булырга тиеш: җиләк-җимеш агач - куаклары һәм кышка күмеп калдырылган үсентеләр кимерүчеләр тарафыннан зур зыян күрмәгәнме, алар ничек кышлаган? Киселгән ботакларның көрән-карачкыл төскә керүе салкыннар зыян салган дигәнне аңлата.
Әле ботакларны игътибар белән тикшерү (лупа белән карау бигрәк тә отышлы) анда кышлаган зарарлы корткычларны һәм аларның йомыркаларын ачыкларга ярдәм итәр. Әгәр көздән эшләмәгән булсагыз, март ахырында җиләк куакларын иске һәм сынган ботаклардан арындырыгыз.
Фото: ogorod.ru