Барлык яңалыклар

Эш күп җимеш бакчасында

Ай ахырында, әгәр һава торышында 15 градустан артык салкыннар көтелмәсә, груша һәм алмагачларны формалаштыруга керешергә мөмкин. Моны карт агачлардан башларга кирәк, чөнки җимеш бөреләре аларда иртәрәк ачыла.

Эш күп җимеш бакчасында
Эш күп җимеш бакчасында

Ай ахырында, әгәр һава торышында 15 градустан артык салкыннар көтелмәсә, груша һәм алмагачларны формалаштыруга керешергә мөмкин. Моны карт агачлардан башларга кирәк, чөнки җимеш бөреләре аларда иртәрәк ачыла.

   Агач кәүсәсендәге яраларны бакча сагызы белән (петролатум) яки олиф нигезендә эшләнгән майлы буяу белән буяп куегыз. Кисеп ташланган ботакларны яндырыгыз.

   Март ахырында бакчадагы агачларда кышлаучы корткычлардан котылу чарарларын күрегез. Мәсәлән, 700 г. мочевинаны (карбамид) бер чиләк салкын суда эретеп сөзегез дә, бакчадагы бар агач-куакларга һәм ачылган туфракка сибеп чыгыгыз. Минераль ашламаның мондый көчле эремәсе корткычлар организмында тоз алмашын бозачак һәм аларны юк итәчәк. Мочевина урынына хәтта гадәти аш тозы кулланырга да мөмкин (10 литр суга 1 кг. аш тозы).

   Агач кәүсәләре лишайниклар белән зыянлаган икән, аларны кәүсәдә сут агышы башланганга кадәр 7–10 процентлы тимер купоросы эремәсе белән эшкәртергә киңәш ителә. Кәүсәләргә эремәне сиптерергә дә, пумала белән сөртергә дә мөмкин. 3 көн дә үтмәс, лишайниклар кәүсәдән үзләре үк кубып төшәр.

   ОНЫТМАГЫЗ: моны агач-куакларда сут агышы башлангач эшләргә ярамый! Югыйсә, кайрыларны яндырып, агач һәм куакларга зур зыян китерүегез бар.

   Фото: unisem.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: