Бакчачы почмагы
12 март 2025, 09:56

Орхидея гөлен кайчан күчереп утыртырга ярый

Яз – гөлләрне күчереп утырту өчен кулай вакыт.

Орхидея гөлен кайчан күчереп утыртырга ярыйОрхидея гөлен кайчан күчереп утыртырга ярый
Орхидея гөлен кайчан күчереп утыртырга ярый

Яз – гөлләрне күчереп утырту өчен кулай вакыт.

 

Бүген без орхидея чәчәкләре турында сөйләшәбез. Соңгы елларда бу хуҗабикәләр аеруча яратып тәрбияли торган гөл булып санала.

Үсемлекләрнең сәламәтлеген саклау өчен, аны күчереп утыртуның үзенчәлекләре турында белергә кирәк. Өй шартларында чүлмәкне алыштыру мөһимлеген ачыклый торган билгеләр бар:

- чүлмәк стеналарында суүсемнәр һәм мүк барлыкка килгән. Бу туфракның озак ятуын, начар җилләнүен күрсәтә. Бернәрсә дә эшләмәсәк, тамырлар зур дымлылыктан череп бетәчәк.

  • тамырлары белән бөтен чүлмәк тулган. Ул үтә күренмәле савытта аеруча яхшы күренә. Бу очракта чәчәкне күләмлерәк сыешлыкка утыртырга кирәк.
  • тамыр системасының бозылуы. Сәламәт тамырчыклар яшел төстә була. Чүлмәк аша кара, коры яисә күгәреп чыккан тамырлар күренсә, ашыгыгыз.
  • субстратта бөҗәкләр, корткычлар табылганда.

Һавага чыгып торган тамырларына кагылырга кирәкми, чөнки бу гадәти күренеш, күчереп утыртуны таләп итми.
Яңа савытка күчереп утыртканда гөл стресс кичерә. Бу авыруга китерергә һәм тамырның үсүен беркадәр вакытка туктатырга да мөмкин. Шуңа күрә орхидеяне еш күчереп утыртырга киңәш ителми, 2-3 елга бер тапкыр да җитә. Әгәр дә үсемлекне ашыгыч рәвештә күчереп утырту ихтыяҗы булмаса, нәкъ менә язны көтегез. Ул бу чорда актив үсә. Үсемлекнең берничә ел үсеше дәверендә мондый процесслар була: субстрат таркала башлый, димәк, элекке кебек һава үткәрүчәнлек кими, мүк барлыкка килә. Үзәк өлештәге тамырлар югары дымлылыктан, һава җитмәүдән бозыла. Сабактан аерылган тамырлар кибүдән интегә, бигрәк тә кышкы чорда.

Орхидея өчен яңа савыт сайлаганда, беренче чиратта чәчәк тамыры системасының ихтыяҗларын исәпкә алыр га кирәк. Кибетләрдә төрле чүлмәкләр табарга була. Иң яхшысы дип, үтә күренмәлесе санала. Алар теләсә нинди төстә булырга мөмкин. Мондыйларда тамырлар яхшы күренә, аларга яктылык җитә, чүлмәк стеналарына үсми. Ярым үтә күренмәле гөл савытлары кояш нурлары төшә торган тәрәзә төбе өчен

Фото: azbyka.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас