Бакчачы өчен иң җаваплы һәм мәшәкатьле айларның берсе ул март.
Ай башында февральдә башкарган кайсыбер эшләрне кабатларга туры киләчәк: атап әйткәндә, кар астында калган ботакларны кар авырлыгыннан арындырырга кирәк. Чөнки эри башлагач, карның бозга әверелеп, аларны сындыруы мөмкин.
Әгәр кышка ябып-бәйләмәгән булсагыз, ай башында ботакларны һәм ботак төпләрен “Защита” аклагычы һәм ВС-511 “водоэмульсионкасы” белән агартыгыз.
Берәр болытлы көнне, кәүсәдән һәм ботаклардан кимерүчеләргә каршы куелган бәйләвечләрне алыгыз. Айның өченче декадасында (җылы көнне) алмагач, груша һәм “яшел коймаларны” кискәләп, формалаштыра башларга мөмкин.
Фото: 7dach.ru