Бакчачы почмагы
11 февраль 2025, 10:48

Февральдә бакча эшләре

“Яшәртүче” кисү.

Февральдә бакча эшләреФевральдә бакча эшләре
Февральдә бакча эшләре

“Яшәртүче” кисү

   Февральдә иң төп бакча эшләренең берсе – агачларны формалаштыру. Кисү берьюлы өч файда бирә:

  • Җимешләр эрерәк булып өлгерә;
  • Җимеш бирүче ботаклар тизрәк үсә, нәтиҗәдә, агачларның уңдырышлылыгы 20-30 процентка арта;
  • Агачларның салкыннарга чыдамлылыгы арта, шул ук вакытта аларны чирләргә һәм зарарлы бөҗәкләргә каршы эшкәртү җиңеләя.

Кәүсәне кыскарту. Биеклеген ике метрдан да арттырмаганда, җимешләрне җыю җиңелрәк була. Алар биектән төшеп янчелми, шулай ук биек баскычка басып җыясы да булмый.

   Кәүсәне иң югары скелет ботактан бераз гына биегрәк урыннан кисәргә киңәш ителә (1-2 см.). Әгәр күбрәк калдырсагыз, ул чериячәк һәм агач очында куыш барлыкка киләчәк.

Кәүсәдә эчкә карап үскән барлык ботаклардан арынырга киңәш ителә. Чөнки алар агачны куертса, эчтә һава һәм артык дым тоткарлана, нәтиҗәдә, гөмбәчек авырулары һәм зарарлы бөҗәкләр үрчи.

   Дөрес итеп киселгән агач чынаякны хәтерләтергә тиеш: эчендә бушлык, барлык ботаклар да тышкы якка юнәлгән. Никадәр буш булырга тиеш дисезме? Тәҗрибәле бакчачылар бу сорауга болай дип җавап бирә: “агач аркылы песнәк иркенләп очып чыга алырга тиеш”. Ян-яктагы скелет ботакларны кыскарту да яхшыга. Аларның озынлыгы 2,5 метр чамасы калсын.

Фото: dachnyuchastok.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас