Ул аз гына шикәрдән эшләнә, “ефәк” кебек назлы һәм телне йотарлык тәмле була. Һич тә кабак тәме килми үзеннән. Әгәр инде тимер капкачлар белән япсагыз, ел буена да саклана алачак.
Кирәгә:
Башта кабакны вак кына шакмаклап турагыз (иттарткычтан үткәрергә дә мөмкин). Аннан әфлисунның кабыгын әрчеп, йомшагын сак кына турагыз. Шулар өстенә шикәр комы салып, яхшылап болгатыгыз. Кәнәферне марляга төреп, шул массага салыгыз.
6-8 сәгат тотканнан соң, кайнатманы утка куеп, 30-40 минут чамасы кайнатыгыз, аннан кәнәферне алып ташлагыз. Кайнатма куера төшкәч, стерильләнгән банкаларга салып, ябыгыз.