Кышка кергәндә барын да уйларга, алдан әзерләнергә кирәк.
Җиләк, сарымсак, җимеш куакларын салкыннардан ничек сакларга?
Сарымсак, бакча җиләге, куакларга кышкылыкка “тун” кидереп була.
Бу очракта пычкы чүбе бик шәп капкач була ала. Ул «җылы тун» гына булып калмый, туфракны да көпшәкләндерә.
Әмма пычкы чүбен дөрес кулланырга кирәк.
Моны өчен, бер чиләк пычкы чүбенә 30 грамм мочевина, бераз су салып болгатыгыз.
Катнашманы 2 атна төнәтеп торырга кирәк. Аннары шуны кышка утыртылган сарымсак, бакча җиләге түтәлләренә салып чыгыгыз. Карлыган, крыжовник, кура җиләген дә шулай каплап була.
Пычкы чүбенә компост яки черемә дә кушарга ярый. 1 : 1 чагыштырмасында бутагыз, ярты стакан биологик фунгицид өстәгез. Бу – менә дигән ашлама була, үсемлекләрне авырулардан да саклый, ди белгечләр.