Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
4 сентябрь , 17:30

Сентябрьдә нинди ашлама кертергә?

Җимеш бирүче үсентеләр көзгә арып, хәлсезләнә төшә.

Сентябрьдә нинди ашлама кертергә?
Сентябрьдә нинди ашлама кертергә?

Көз ае булса да, сентябрь иркенләр вакыт түгел. Тәҗрибәле бакчачылар яхшы белә: бу чорда әле дистәләрчә кичектергесез эш көтә. Бакчада бүген дә тормыш гөрли, димәк, кул кушырып утырырга һич вакыт юк.

                             Бакчадагы иң мөһим бурычлар

  1. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне җыю вакыты. Сентябрь аенда соң өлгерүче алмалар һәм грушаларны җыеп алалар. Шулай ук кызыл миләш, көзге сливалар җыела. Уңышны аскы ботаклардан җыя башлап, өскә табан күтәреләләр. Соңгы сорт җимешләр (кышкы) озайлы вакытлар саклана, димәк, аларны озак саклар өчен уңайлы урынны алдан кайгыртырга кирәк.
  2. Куак һәм агачлар төбенә ашламалар кертегез. Җимеш бирүче үсентеләр көзгә арып, хәлсезләнә төшә, димәк, бу чорда аларны тукландырырга кирәк. Көзен туфракка азотлы ашламалар кертмиләр, юкса яфрак һәм яшь ботакларның үсешкә кузгалуы мөмкин. Ә менә калийлы һәм фосфорлылары белән сыйларга кирәк. Моның өчен бүген бакчачылар өчен кибетләрендә “көзге” минераль комплексларны сатып алырга мөмкин. Шулай ук көл, суперфосфат, “сернокислый” һәм хлорлы калий кулланырга кирәк.

Фото: profermu.com

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: