Барлык яңалыклар

Җиләккәйгә рәхмәт әйтергә онытма!

Утыртулар белән шактый арыткан май һәм алынган уңышларны тиз-тиз эш итүне таләп иткән август айлары белән чагыштырганда, июльдә бераз хәл алырга мөмкин, әлбәттә. 

Җиләккәйгә рәхмәт әйтергә онытма!
Җиләккәйгә рәхмәт әйтергә онытма!

   Утыртулар белән шактый арыткан май һәм алынган уңышларны тиз-тиз эш итүне таләп иткән август айлары белән чагыштырганда, июльдә бераз хәл алырга мөмкин, әлбәттә. Ләкин иркенләп китәргә әле иртәрәк, дуслар.

  • Июль аенда киләсе уңышка нигез салына. Нәкъ менә июльдә киләсе елда төп уңыш бирә торган җимеш бөреләре барлыкка килә. Шуңа күрә бу чорда агач һәм куакларыгызны комплекслы ашламалар белән сыйлагыз.
  • Җиләкне яратабыз да инде! Бу бик тә җаваплы чор. Вакытында җыелмаган тәмлекәйләр коелып әрәм була, яки аларны кошлар ашап бетерә, бозылып бетүләре дә мөмкин.
  • Бакча җиләгенә килгәндә, куактан соңгы җиләкне өзгән вакытта, аңа рәхмәт әйтергә онытмагыз. Аннан инде, түтәлне йомшартып, куак төпләрен күмегез. Шулай ук вакыт-вакыт “мыекларны” кисеп тору кирәк булыр. Аларны вакытында кисү (әгәр дә үрчетү өчен кирәкмәсә!) җиләк куагына салкын кышларны җиңел үтәргә булышачак.

Фото: ugorizont.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: