Барлык яңалыклар

Июльдәге кичектергесез эшләр

Бу чорда җиләкләр өлгерә. Ә аларны туклыклы мәтдәләр белән туендырмый торып, тәмле һәм сыйфатлы уңыш алырмын димә.

Июльдәге кичектергесез эшләр
Июльдәге кичектергесез эшләр

Бу чорда җиләкләр өлгерә. Ә аларны туклыклы мәтдәләр белән туендырмый торып, тәмле һәм сыйфатлы уңыш алырмын димә.

   Җиләк куакларын ашларга өлгерегез. Туклыклы матдәләр җитешмәү уңышның сыйфатында нык чагылачак. Әгәр бакчагызда кура җәләге, карлыган һәм крыжовник үсә икән, алар макро һәм микроэлементларга кытлык кичермәсен өчен ешрак сыйларга онытмагыз.

   Сыек ашламаны чүп үләннәрен әчетеп әзерләргә мөмкин. Шулай ук тиресне сыеклап сибү дә җиләкләр өчен яхшы “ризык” булачак.

   *Дым җитешмәү файдалы элементлар җитешмәүдән дә начаррак нәтиҗәләргә китерәчәк, шуңа күрә агач һәм куакларга даими су сибегез. Июль элек-электән елның иң кызу ае дип исәпләнә, шуңа су сибүгә җитди карарга кирәк. Хәтта яңгырлар яуган очракта  да чамалап су су сибү хакында онытырга ярамый.

   *Уңышыгызны кошлардан саклагыз. Июльдә кошларның яңа буыны үсеп җитә һәм алар аеруча чияләргә зыян сала. Уңышны саклау өчен тәҗрибәле бакчачылар җилдә җилфердәп торган һәм ялтыр фольгадан эшләнгән флажоклар куллана. Шулай ук куакка иске балык җәтмәсе ябарга мөмкин.

  • Июль аенда “артык” ботакларны кисәргә кирәк. Шулай ук кәүсә төбеннән үсеп чыккан үсентеләрне дә кисегез.
  • Фото:ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: