Барлык яңалыклар

Кыярларны чүпрә белән ашлыйбыз

Кыярларыгыз өлгерә башладымы әле? 

1.Кыярларны тәүге тапкыр рассаданың актив үсешкән чорында яисә яшь үсентеләрне күчереп утыртканда тукландырырга мөмкин. Бу кыярларның тамыр системасы ныгуын тизләтә, ә димәк, үсемлекнең яшел массасы тиз үсүгә дә булышлык итә.

  1. Моннан соң ашламаны 1,5-2 ай чамасы вакыт узгач, алдагы процедураның нәтиҗәлелеге кимегәч, кертергә туры киләчәк. Бу вакытта кыяр чәчәк атарга һәм җимешкә бөреләнергә мөмкин.
  2. Җимеш бирү вакытында кыярлар айга бер тапкыр вегетация чоры тәмамланганчы туклана.
  3. Өченче тукландыру сортның озак вакыт дәвамында җимеш биргән очрагында гына үткәрелә. Ул август аенда үткәрелә.

Әгәр дә барысы да дөрес эшләнсә, сезон дәвамында үсемлек 3-4 ачыткы ашламасы алачак. Тукландыру вакыты 1,5-2 ай, моннан да ешрак  ачыткы кертүнең мәгънәсе юк.

Кыярларны чүпрә белән тукландырыр өчен 50 г шикәр, 1 кечкенә коры чүпрә кабы,  10 литрлы ведро җылы су кирәк булачак.

Ничек әзерлибез?

  1. Барлык ингредиентларны кушып, эреп беткәнче болгатабыз һәм җылы урында 3-4 сәгатькә калдырабыз.
  2. 3-4 сәгать вакыт үткәч, бу составны 1 литр эремәгә 6 литр су нисбәтендә җылы су кушып сыеклыйбыз.
  3. Килеп чыккан эремә белән кыярларның тамырларына су сибәбез. Бер зур куак кыярга 500 мл сыекча исәбеннән.      Чыганак: novochag.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: