Барлык яңалыклар

Болай иткәндә үлән бете шунда ук коелып төшәчәк!

Үзәкләргә үтә бит шул тля! 

Бакча  үстерүчеләр быел да тля (аны үлән бете дә диләр. – Авт.) белән  җиң сызганып көрәшәдер. Әйткәндәй, бу корткычларны   халык киңәшләре ярдәмендә дә, төрле химик препаратлар кулланып та бетереп була.

Блогер һәм бакчачы Иван Русских очсыз да, нәтиҗәле дә ысул тәкъдим итә.  Бу ысул кеше сәламәтлегенә дә зыянлы түгел, тирә-як мохит өчен дә  агулы түгел. Моның өчен   10 литр суга 200 мл яшел сабын, (сыекча формасында), яшел сабын булмаса, 100 гр ачы сабын  алырга  (угыч аша уып) һәм  2 аш кашыгы 10% нашатырь спирты кушарга. Бу эремәдәге нашатырь спирты моменталь дезинфекция чарасы булып тора. Ул инсектицид сыйфатларына да ия (инсектицидлар  – бакча үсемлекләрен корткычлардан саклаучы химик һәм органик препаратлар төркеме). Белүебезчә, нашатырь спирты тиз парга әйләнә һәм бу очракта ул үсемлекләргә йогынты ясап  өлгерә алмас  иде, әмма яшел сабын аны “тотып” кала һәм үсемлекләргә булган тәэсирен саклый. 

Үсемлекләрне эшкәрткәч, тля шунда ук коелып төшә, әлеге ысулның зур өстенлеге бу.  Әмма нәтиҗәлелеге бик озайлы түгел – 5-7 көн. Шулай да химик препаратлар белән эш итәргә теләмәгәннәр аны рәхәтләнеп куллана.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: