Барлык яңалыклар

Июнь аенда бакчачы мәшәкатьләре

Ай уртасына кадәр 1 метрдан узып киткән яшь үсентеләренең очларын өзәләр.

Июнь аенда бакчачы мәшәкатьләре
Июнь аенда бакчачы мәшәкатьләре

   Бүген барсы да игътибар сорый – җиләк-җимеш агач-куаклары да, яшелчә түтәлләре һәм чәчәкләр дә. Чөнки җәйгә аяк басуга, бакчачының мәшәкате муеннан аша. Июнь аенда көннәр бигрәкләр озын, ләкин бар кирәкле бакча эшләрен башкарып бетәргә вакыт барыбер җитми.

                                

                              Җиләкләр патшасы – кура җиләк

    Ай уртасына кадәр 1 метрдан узып киткән яшь үсентеләренең очларын өзәләр, бу алар ботаклансын өчен эшләнә. Шуның нәтиҗәсендә аларның очында берничә өстәмә ботак барлыкка киләчәк, әнә шулар киләсе ел уңышын арттырачак та инде. Чәчәк аткан чорда аны ашлама белән тукландыралар.

    Июнь дәвамында бакчада төрле корткычлар барлыкка килмәгәнме яки чирләр баш калкытмаганмы икәнен күзәтеп тору кирәк.

Фото: oka.fm

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: