Барлык яңалыклар

Теплицадагы помидорларга ничек су сибәргә?

Моның да серләре бар, беләсезме?

Теплицадагы помидорларга су сипкәндә иң элек аларның дымга булган ихтыяҗына  игътибар итәргә кирәк. Бу яшелчәләр дымлы туфрак ярата, әмма артык күп су сипкәнне начар кичерә. Шуңа теплицада дымның дәрәҗәсе оптималь булырга тиеш (70-80%). Моның өчен гигрометр – дым дәрәҗәсен үлчи торган махсус җайланма –  кулланырга мөмкин.

Икенче мөһим нәрсә – су сибнең ешлыгы. Теплицада, ачык грунттан туфрактан аермалы буларак, дым тизрәк парга әйләнә, шуңа помидорларга ешрак су сибәргә кирәк. Су сибүнең оптималь режимы – атнага 2-3 тапкыр, һава шартларына һәм туфракның торышына карап. Үсемлекләргә көн саен су сибәргә ярамый, чөнки бу тамырларның артык дымлануына һәм черүенә китерергә мөмкин.

Су сибүнең вакытын да искә алырга кирәк. Помидорларга су сибүнең иң яхшы вакыты – иртән яисә кич, кояш әле ул кадәр актив булмаганда һәм су тиз үк парга әйләнмәгән вакытта. Суны үсемлекләрнең яфракларына яисә җимешләренә тидермичә төбенә сибәргә кирәк. Бу   помидорларны гөмбәчекле авырулардан  һәм кояштагы пешүләрдән саклаячак.

Су сибүнең ысулын дөрес сайлау да мөһим. Теплицада шланг яисә канистрадан сибү ысулын сайларга була, тамчылап су сибү җайланмасын кулланырга да була. Соңгы вариантның өстенлекләре күп, чөнки бу очракта  җайланма суны, үсемлекнең яфраклары һәм җимешләренә тидермичә, нәкъ тамырларына “тамыза”.

Шунысын да истә тотарга кирәк, помидорлар өстәмә ашламага мохтаҗ. Моның өчен  яшелчәләр формалашу һәм авыруларга каршы тору өчен җаваплы булган калийлы ашламалар куллану мөһим. Үсемлекләрне 2-3 атнага бер тапкыр ашлама белән тукландыру яхшырак. 

Чыганак: pravda.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: