Барлык яңалыклар

Каты корттан ничек котылырга?

Безгә язалар...              

Каты корттан ничек котылырга?
Каты корттан ничек котылырга?

Безгә язалар             

Сорау-җавап

   Сорау:

   Ел саен бакчабыздагы бик уңышның күп өлешен проволочник “ергалап бетерә”. Аннан ничек котылырга?

                                          Рәмил абыегыз, Дүртөйле районы.

Җавап:                          

   Халык проволочникны “каты корт” дип атый.

   Аның һәр буыны 3-4 ел эчендә үсеп җитлегә. Ана бөҗәкләр йомыркаларын туфракка салып калдыралар. Беренче елда личинка гумус белән туклана, киләсе елда инде үсемлекләрнең тамырларын кимерә башлый. Алар бәрәңге бүлбеләрен аеруча ярата.

   Каты корт шулай ук кәбестә, кишер, чөгендер, помидор һәм суганга да зыян сала. Личинка шактый озын гомерле: ул туфракта 3-5 ел яши. Җирдә кортның барлыгын белү өчен утыртыр алдыннан 5-15 см. тирәнлектә бәрәңге күмеп карыйлар. Шул урыннан 4-5 көннән бүлбене алып карыйлар. Личинка кергән булса, көрәш алып барырга кирәк булыр.

   Беренчедән, ел саен җирне эшкәртү, көзен ризык калдырмау аларны күзгә күренеп киметә. Чүп үләннәрен дә юк итеп торыгыз, корт аларны да ярата. Шулай ук каты корт селтеле туфракны яратмый. Шуңа да җиргә составында аммиак булган ашламаларны кертү – аларга каршы яхшы көрәш чарасы.

   Утыртыр алдыннан һәр төпкә яртышар литр сыегайтылган марганцовка эремәсе сибәргә тырышыгыз: 10 литр суга 0,5 грамм марганцовка алына. Бу ысул  бик нәтиҗәле.

Фото: bona-forte.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: