Барлык яңалыклар

Кыярны болай утыртканда мул уңыш алып булачак

Ишеткән юк иде, сынап карарга кирәк әле. 

Кыяр үсентеләрен ачык грунтка утыртырга да күп вакыт калмады. Әлбәттә, тәҗрибәле бакчачылар белә: моның өчен туфрак шактый җылынырга тиеш,  төнге температуралар да тотрыклы һәм җылы булу зарур. “Сад огород про” каналы авторы, тәҗрибәле бакчачы  кыяр утыртуның кайсыбер серләре белән уртаклаша, аның фикеренчә, болай иткәндә зур уңыш җыярга мөмкин.

Моның өчен якынча 20 см тирәнлектәге чокырлар казыйлар, чокырның төбенә һәм ян-якларына агач көле сибәләр, аннары аны туфрак белән болгаталар. Бер чокырга 1 аш кашыгы көл кирәк. Ул калий, фосфор, кальций, тимер һәм башка күп кенә микроэлементларга бай, шулай ук туфракны зарарсызландыра.

Моннан соң чокыр төбенә 1 аш кашыгы ярылган борчак  салалар һәм өстен туфрак белән каплыйлар. Борчак – органик азот һәм күп файдалы матдәләр чыганагы. Туфракка кергәч, борчак бактерияләр һәм гөмбәләр белән эшкәртеләчәк, шул рәвешле үсемлекне озак вакыт тукландырачак.

Кыярны шулай әзерләнгән чокырга утырталар, аны үсемлекнең беренче яфракларына кадәр тирәнәйтәләр. Мул уңыш сезне салкыннарга кадәр сөендерәчәк! 

Чыганак: hibiny.ru



Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: