Барлык яңалыклар

Бакча җиләген тукландырдыгызмы әле?

Язын бакча җиләгене ныгынып үсеп китсен өчен түбәндәге тукландыра торган эремәне ясарга  була.

10 мл нашатырьлы спиртны 10 литр суга кушып, һәр куакка 500 грамм  исәбеннән шушы эремәне сибәләр. Тәҗрибәле бакчачылар фикеренчә, нашатырьлы спирт иң элек бакча җиләгенең яфраклары үсешен тизләтә.

Нашатырьлы спиртны җиләкне тукландыру өчен дә, ашламалау өчен дә, җиләкне корткычлардан эшкәртү өчен дә универсаль чара буларак кулланырга мөмкин. Ашлама һәм тукландыру өчен куакларга эремәне куак үзәгеннән 10-15 см ераклыкта сибәргә мөмкин.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: