Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
22 апрель , 10:59

Орлыкка суган чәчтегезме әле?

Вакыт бит. 

webznayka.ru
Фото:webznayka.ru

Суган – салкыннарга чыдам үсемлек, аның шытып чыккан  кайсыбер ачы сортлары –6 °, татлы сортлары  –3... –4 °С салкыннарны да әйбәт үткәрә. Суган орлыгы 5 – 7 °С  шытып чыга. Шуңа чернушканы апрельнең икенче яртысында чәчү яхшы булачак.

Суган орлыкларын коры килеш, алдан берничек әзерләмичә  дә чәчәргә  була, әмма бу очракта алар озак шытарга (3 атнага кадәр) мөмкин. Орлыкның шытып чыгуын тизләтер өчен аны 18-24 сәгатькә  марганцовка эремәсенә салып, шытканчы тотарга мөмкин, болай иткәндә орлык озынлыгының яртысы  кадәр кыяк төртеп  чыга. Шыткач, утыртырга да мөмкин.

Һава торышы уңай ук тормаса, шыткан орлыкларны суыткычка куеп торырга кирәк,  бу оракта кыяклары үсүдән туктый. Хәер, һава торышы әйбәт булса да, шыткан орлыкларны 10-15 көн суыткычта тоту комачауламячак, бу аларны чыныктырачак һәм шытымнарның кырау төшүгә ныклылыгын арттырачак.

Чернушканы 1,5-2 см тирәнлеккә чәчәләр. Әгәр тирәнрәк утыртсаң, алар тезелеп чыкмаска мөмкин. Рәт аралары 10-15 см булып, суган орлыклары бер-берсеннән 2 см чамасы арада урнашырга тиеш. Орлыкка дигән суган артыгын үсмәсен өчен, чәчүлекләр җитәрлек куе булырга тиеш, утырту өчен идеаль суганның диаметры 1-2 см булырга тиеш.

Орлыкларны алдан су сибелгән буразналарга утырталар.  Өстенә коры җир салалар, бу очракта түтәл  өсте катып китмәячәк.

Орлыкка дигән суган 90-100 көннән соң өлгерә, аны гадәттә август уртасында җыялар. 1 квадрат метрдан 1 килограммга якын утырту  суганчыкларын җыеп алырга мөмкин. 

Чыганак: kp.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: