Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
14 апрель , 11:53

Бәрәңге! Икенче икмәктән ничек зур уңыш алырга?

Фәния Җамалиевадан белгеч серләре.

Бәрәңге! Икенче икмәктән ничек зур уңыш алырга?
Бәрәңге! Икенче икмәктән ничек зур уңыш алырга?

Фәния Җамалиевадан белгеч серләре.

 

Сыналган сортлар алабыз, ә «Престиж» – уң кулыбыз!

Бәрәңге утыртырга өйрәтәбез, дисәң, авыл кешесе моңа берникадәр сәерсенеп карар. Әмма Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының Бәрәңге үстерү үзәге баш белгече Фәния Җамалиева билгеләвенчә, һәр эшнең тәртибе булган кебек, бәрәңге үстерүнең дә үз серләре бар. Бу серләрне ачыклауга алынган дустыбыз Юлай Низаев әзерләгән мәкалә белән танышырга киңәш итәбез.

 

Фәния Җамалиева әйтүенчә, соңгы чорда Германиядә, Голландия кебек чит ил сортлары киң кулланышта. Моңа климат үзгәрүе дә, технологияләр яңаруы да тәэсир итә.

Россиядәге элекеге технология шундый – бәрәңге тишелеп 15 сантиметр биеклеккә үскәч, төбенә туфрак өелгән һәм бу эш җәй көне 4-5 тапкыр кабатланган. Шулай итеп чуп үләненә каршы көрәш алып барылган. Гербицидлар кулланыла башлагач, технология үзгәргән, аны хәзер «голландская» дип йөртәләр. Бәрәңге тишелеп чыга башлагач та, төбенә туфрак өеп (бер тапкыр гына) буразналар ясыйлар. Шуннан соң гербицидлар белән чүп үләннәренә каршы эшкәртүләр башлана. Бу технологиягә хәзерге көндә бөтен техника да көйләнгән. «Зенкор» гербицидын кулланырга була. Зур хуҗалыклар, агрофирмалар инде 20 елга якын шулай эшли икән.

Бәрәңге сортларын селекцияләү, үстерү буенча Россиядә 8 үзәк бар. Татарстанныкы чагыштырмача күптән түгел генә эшли башлаган. Татарстандагы Бәрәңге үстерү үзәгендә якынча 10 хезмәткәр эшли. Фәния Фәйзрахмановна билгеләвенчә, яшь кадрларга ихтыяҗ бар. Яшьләр булса, институт аларның һөнәри үсешенә уңайлыклар тудырырга да, хезмәт куйган вакытка фатир белән тәэмин итәргә дә әзер.

Үзебездә селекцияләнгән бәрәңге сортлары чыгарылган – орлык буларак тәкъдим ителәләр. Хаклары чагыштырмача арзан. «Самбо», «Сальса», «Зумба», «Регги», «Кортни», «Дана», «Догода» һәм «Орлан» сортлары бар. «Барлык сортлар лабораторияләрдә тикшерелгән. Тәмнәре буенча да дегустация ясалган», – ди белгеч.

Су кирәгенчә җитсә, бу сортлар 1 гектардан 800-900 центнер икенче икмәк алырга мөмкинлек бирә икән. Татарстанда соңгы елларда 1 гектардан 30-40 тонна бәрәңге алу күзәтелә – ике тапкырга азрак. Коры ел була калса, уңыш 10-15 тонна тәшкил итә.

– Сыналган сортлар алабыз, ә «Престиж» – уң кулыбыз!– белгеч.

 

ФОТО: m.sibkray.ru, maja-dacha.ru

Бәрәңге! Икенче икмәктән ничек зур уңыш алырга?
Бәрәңге! Икенче икмәктән ничек зур уңыш алырга?
Бәрәңге! Икенче икмәктән ничек зур уңыш алырга?
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: