Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
12 апрель , 16:46

Чәчә торыгыз!

Компост өемегез бардыр бит?

Чәчә торыгыз!
Чәчә торыгыз!

Компост өемегез бардыр бит? Менә шуның өстенә иртә өлгерүче яшелчә орлыклары (петрушка, кинза, укроп, салат һ.б.), шулай ук кишер, редис сипсәгез яхшы булачак.

   Моның өчен компост өстенә башта мул итеп кайнар су сибегез, аннан 7-8 см. калынлыгында туфрак җәегез, шуннан орлык сибәргә мөмкин. Орлыклар өстенә тагын да 1-2 см. калынлыгында туфрак сибегез дә, такта белән тыгызлап, өстенә лутрасил яки спанбонд каплагыз. Биредә җылылык та, дым да яхшы сакланачак, димәк шытымнар да тизрәк күренәчәк. Суны шушы тукымалар өстенә сипсәгез дә була.

 * Азот ашламасы белән (10 л. суга 3 а.к. мочевина) любисток, рәваҗ, кузгалакларын сыйласагыз, 1 Май бәйрәменә өстәлегездә яшел тәмләткечләр урын алыр. Биредә үк кыяр орлыкларын чәчәргә дә мөмкин.

Фото: 7semyan.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: