Бу айда кыяр һәм помидорлар үсентеләрен карап үстерүне дәвам итәләр, ә пленкалы язгы теплицаларны үсенте утыртуга файдалану өчен әзерлиләр (пленка ябалар, биоягулык тутыруны төгәллиләр) һәм шунда ук үсентегә кыяр утырта башлыйлар.
Айның беренче яртысында иртә өлгерешле кәбестәне күчереп утырту тәмамлана, ә икенче яртысында помидор, борыч һәм баклажаннарны күчереп утырталар.
Шул ук вакытта парниклардагы кыярларны, помидорларны һәм яшел килеш кулланыла торган культураларны карап үстерүне дәвам итәләр, өлгерүләренә карап, яшел культураларның уңышын җыеп ала башлыйлар.
Апрель ахырында парниклардан ачык грунтка утырту өчен иртә өлгерешле кәбестә үсентесе сайлап алалар.
Үсентеләрдән һәм яшел культуралардан бушаган парникларны икенче рам әйләнеше өчен әзерлиләр (кабат туфрак тутыралар, ашлыйлар) һәм аларга продукция өчен кыяр, помидор чәчәләр.
Фото: ogorod.ru