Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
3 апрель , 11:27

Чүп үләннәреннән ничек котылырга?

Аларны Ураган Форте, Глифос яисә Раундап препараты белән эшкәртер­гә кирәк.

Чүп үләннәреннән ничек котылырга?
Чүп үләннәреннән ничек котылырга?

Әле зур эшләр башланганга кадәр бакчада генераль җыештыру эшләре үткәрү зарур: барлык үсемлек кал­дыкларын, чүп-чар, яфракларны зарарсызландырып, ком­пост ясау өчен җыеп файдаланалар.

   Чүп үләннәрен, биг­рәк тә койма, сарай буйларында үскән үләннәрне Ураган Форте, Глифос яисә Раундап препараты белән эшкәртер­гә кирәк.

   Теплицаларда бу айда кыяр һәм помидорларны карап үстерүне дәвам иттерәләр, ә пленкалы язгы теплицалар­ны үсенте утыртуга файдалану өчен әзерлиләр (пленка ябалар, биоягулык тутыруны төгәллиләр) һәм үсентегә кыяр  утырта башлыйлар.

   Апрель башында парникларга биоягулык тутыралар, туклыклы катнашма салалар һәм анда рассада, ягъни үсентеләрне урнаштыралар.

Фото: zavhoz-spb.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: