Барлык яңалыклар

Помидор утырттыгызмы әле?

Күпләребез теплицалар өчен татлы борыч, баклажан һәм помидор орлыкларын февраль аенда ук утыртты инде.

Помидор утыртыгызмы әле?
Помидор утыртыгызмы әле?

Күпләребез теплицалар өчен татлы борыч, баклажан һәм помидор орлыкларын февраль аенда ук утыртты инде. Алар, матур гына тишелеп чыгып, күзләрне иркәли. Ләкин орлыкларны әле дә утыртырга мөмкин, тик моның өчен аларның тишеп чыгышын тизләтү кирәк булачак. Моңа исә туфракның температурасын күтәреп, ирешергә була. Әгәр ул 28-32 градус тәшкил итсә, борыч 8-10нчы көнгә, шул ук температурада баклажан һәм томат 6-7 һәм 4-5нче көнне тишелеп чыгачак.

   Әгәр температура түбәнрәк икән, орлыклар шытуы берничә көнгә тоткарлана. Шул ук вакытта ул 40-42 градустан артса, орлыклар юкка чыгачак. Әгәр туфрак җылылыгы 20 градустан да ким булса, борыч һәм баклажаннарның бөтенләй чыкмавы, ә помидор үсентеләренең нибары 15-17 көннән генә күренүе мөмкин.

   Беренче үрентеләр күренә башлау белән, башкалары әле күренмәсә дә, орлык утыртылган савытны тәрәзә төбенә куярга һәм температураны тикшереп торырга кирәк: көндез ул 16-18, ә төнлә – 12-14 градустан артмаска тиеш. Бер атнадан температураны көндезен дә, төнен дә 4-6шар градус чамасына күтәрергә киңәш ителә. Вакытлыча температураны төшереп тору үсентеләрнең тәүге үсеш чорында чамасыз  буйга китмәвен тәэмин итә.

   Ләкин шуны да онытырга ярамый, температураны 8 градустан түбәнрәккә төшерү помидорларның иртә үсеш чорында фитофтороза белән чирләвенә һәм фасет (катмарлы) чәчәкләр барлыкка килүенә сәбәпче булырга мөмкин. Бу чәчәкләрне, әгәр күренәләр икән, бутон чорында ук өзегез ( ул шактый эре була), чөнки алардан гарип җимешләр генә үсәчәк. Андый җимештән орлык та алырга ярамый.

Фото: botanichka.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: