Орлыкларны нинди контейнерга чәчәргә? Очсыз вариантлар.
*Сок яки сөттән калган тетра-пак яки иттән бушаган пластик савытларга чәчәргә мөмкин.Тетра-пакның бер ягын кисеп алып, горизонталь яссылыкта куярга була.
*Пластик стаканнар да уңайлы.
*Йомырка кабыгын да эшкә җигәргә була. Аңа кыяр, баклажан, кабак, кавын, ташкабак орлыгын чәчәргә мөмкин. Бигрәк тә кыяр өчен җайлы. Бу ысулны грунтка чыгарып утыртырга 15-20 көн кала чәчелә торган орлыклар өчен кулланырга була, йомырка кабыгы бөтен культура өчен дә туры килми.
*Чәй пакетларын да кулланырга була. Пакетның җебен һәм өске өлешен кисеп алыгыз да туфрак өстәгез һәм бер-ике орлык салыгыз.Чәй түбе торфлы таблетканы алыштыра.
*Целлофан пакетка да ярый. Орлыклы ягы өскә карап торырга тиеш.Контейнер төбенә су саласыз.Орлык тиешелеп чыкканчы, пленка белән яки капкач белән каплыйсыз.