Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
15 гыйнвар , 14:11

Витаминнар җитешмәвен ничек белергә?

   Үсемлек өчен кирәкле туклану элементлары җитешмәү аның тышкы күренешендә нык сизелә.

Витаминнар җитешмәвен ничек белергә?
Витаминнар җитешмәвен ничек белергә?

Үсемлек өчен кирәкле туклану элементлары җитешмәү аның тышкы күренешендә нык сизелә.

   Туфракта калий җитешмәгәндә, яфрак читләрендә көрән төстәге корыган кайма (бакча җиләгендә кызыл кайма) барлыкка килә. Җимеш тигез өлгерми. Яфрак коелу тоткарлана.

   Кальций җитешмәгәндә (әче туфракларда), агач очындагы яфракларда таплар барлыкка килә.

   Азот җитмәгәндә яшь ботаклардагы аскы яфракларның зурлыгы да, төсе дә үзгәрә. Алар аксыл-яшел төскә керәләр. Азот бик нык җитешмәгәндә исә төсләре кызгылт-сары була. Яфраклар вак кына булып кала.

   Фосфор җитмәгәндә яшь ботакларның үсеше акрыная, аскы яфраклары зәңгәрсу-яшел төскә керә, яисә ул көрән төскә күчә. Агачның җимеше вакытыннан алда коелуы да шуның билгесе.

Фото: botanichka.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: