Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
9 декабрь 2023, 17:05

Нинди гүзәл бу гөл!

    Ардизия гөле күз явын алырлык матур була.Бу гаять тә матур гөлнең аскы өлешен кып-кызыл җимешләр сырып ала. Җимешләр берничә ай кып-кызыл булып утыралар.

Нинди гүзәл бу гөл!
Нинди гүзәл бу гөл!

Ардизия гөле күз явын алырлык матур була.Бу гаять тә матур гөлнең аскы өлешен кып-кызыл җимешләр сырып ала. Җимешләр берничә ай кып-кызыл булып утыралар.

   Күзләрне иркәләүче бүлмә гөлләре арасында ардизия үзенең бар булмышы – яфраклары да, чәчәкләре дә, җимешләре дә матур булуы белән аерылып тора. Гөл ак каймалы күн төсле ялтыравык яфраклары, ак яки алсу хуш исле чәчәкләре, кызыл җимеш тәлгәшләре белән бар гөлләрдән дә гүзәлрәк.

  Ардизиянең җимешләре балан төсле итеп тәлгәшләргә җыелган. Үсүе җитлеккән гөлдә алар саны берничә йөзгә кадәр җитә. Әйткәндәй, гөл мул җимеш бирсен өчен чәчәкләрне рәсем төшерә торган пумала белән “сөрткәләп” чыгарга киңәш ителә.

Ардизияне утыртырга уйласагыз, чүлмәкне көнчыгышка караган тәрәзә төбендә тотыгыз. Чөнки ул иртәнге кояшны гына ярата. Җәйләрен аңа даими су бөркеп торалар, савытын җылы чорда балконга, күләгә урынга куеп тотарга мөмкин. Чүлмәктәге балчык гел дымлы булып торырга тиеш.

   Я, ничек, ардизияне утыртып карыйбызмы?

Фото: luxuryplants.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: