+4 °С
Болытлы
Каты салкыннар башланганчы, язын үсентеләр утырту өчен, туфрак әзерләгез.
Моны эшләү ансат: бары сәламәт туфрак, черемә һәм комны (1:2:1 микъдарендә) кушып яхшылап бутарга кирәк. Һәр чиләк туфракка 3-4 аш кашыгы көл өстәргә онытмагыз. Бу әзерләгән туфракны капчыкка тутырып, коры урында саклыйлар, кирәк вакытта кулланалар.
Әгәр үткән җәйда бакчагызда төрле чирләр азынган булган икән, көл кушканга кадәр туфракны духовкада кыздырып, суытыгыз. Яки чагу-алсу төстәге марганцовка эремәсе ясап, туфракка шуны сибегез, аннан киптерегез.
Фото: 7dach.ru