Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
24 ноябрь 2023, 12:07

Җиләкләрне ничек сакларга?

Кәбестәләр дә күптән өлгерде...

Җиләкләрне ничек сакларга?
Җиләкләрне ничек сакларга?

Бакча җиләге (клубника) кышын туңмасын өчен аны ылыслар яки кура җиләге, башка җиләк-җимеш куагы ботаклары  белән капларга вакыт җитте.

   Бу – түтәлдә кар тотарга һәм назлы җиләк розеткаларын көзнең тәүге каты салкыннарыннан һәм язгы туңулардан сакларга булышачак.

                                Кәбестәләр дә күптән өлгерде

   Күпләр кәбестәне тәүге туңдырулардан соң, хәтта карлар яуганнан соң гына кисеп алып, саклауга куя.

   Бу дөрес тә. Чөнки, белгечләр әйтүенчә, соң өлгерә торган сортларда нәкъ тәүге туңдырулардан соң гына файдалы матдәләр һәм витаминнар күпләп туплана.

   Әгәр соңгы сорт ак һәм брюссель кәбестәләрен, соңгы яшел тәмләткечләрне, балан һәм миләшләрне җыярга өлгермәгәнсез икән, инде вакыт җитте. Шулай ук түтәлләрдә ятып калган сабакларны, кәбестә күчәннәрен җыегыз, чөнки аларда зарарлы бөҗәкләр җыелып кыш чыга.

  Фото: sadovodka.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: