Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
17 ноябрь 2023, 16:53

Бу эшләрне соңга калдырмагыз!

Каты салкыннар башланганчы, көннәр коры торганда, агачларны аклап куегыз.

Бу эшләрне соңга калдырмагыз!
Бу эшләрне соңга калдырмагыз!

Каты салкыннар башланганчы, көннәр коры торганда, агачларны аклап куегыз.

   Моннан алда аларны лишайниклардан һәм мүктән чистартыгыз, моның өчен каты щетка кирәк булачак. Тимер щетка кәүсәгә зыян салырга мөмкин, шуңа аны кулланырга киңәш ителми.

  *Шулай ук кәүсәләрне  һәм скелет ботакларны 3 процентлы бакыр купоросы белән дә эшкәртегез.

   *Гөмбәчек авыруларыннан саклау максатында алмагач һәм грушаларны мочевина эремәсе белән эшкәртегез. Аны 1 кг. мочевинаны 10 литр суда эретеп ясыйлар.

   *Кәүсәләрне агарту өчен куе махсус эремә яки майлы буяу кулланырга киңәш ителә. Юкса, көзге яңгырларның аны юып төшерүе бар.

   *Яшь һәм нечкә агачларның ботакларын шпагатлап бәйләгез, юкса, юеш кар ябышып, аларны сындырыр.  

   *Бакчагызга куяннар керергә мөмкин һәм тычканнар бар икән, агачларның кәүсәләрен чыршы һәм нарат ботаклары, иске капрон оеклар яки вак тишекле тимер сеткалар белән уратып куегыз.

Фото: ogorod.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: