Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
14 ноябрь 2023, 23:46

Язга эш азрак калсын дисәң...

   Көндезләрен җиңелчә минус температура урнашуга, алдан әзерләгән түтәлләргә кишер, кара суган, петрушка, укроп һәм башка тәмләткечләрнең орлыкларын чәчәләр.

   Калын булып ятмаган кардан арчып, әле ныклап туңарга өлгермәгән түтәлгә артык тирән итми генә орлыклар чәчегез. Орлыкларны көзен чәчкәндә, язгыга караганда, берникадәр артык сибәләр. Ноябрьдә моны башкарсагыз, язын үзегезгә шактый эш кимер.

   Алдарак утыртылган суган һәм сарымсак түтәлләрен күпьеллык чәчәк сабаклары белән ябалар. Бу максатка флокслар һәм топинамбур сабаклары ярый. Ә менә лилейник һәм ирисларның яфраклары эшкә ярамый.

Фото: sadik-i-ogorod.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: