Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
11 ноябрь 2023, 00:18

Ноябрьдә бакча эшләре

Ашлама составында азот булмасын, ә менә бакыр, марганец, калий, бор һ.б. микроэлементлар бик яхшы булачак.

Ноябрьдә бакча эшләре
Ноябрьдә бакча эшләре

Салкыннар ныклап башланганчы, җиләк-җимеш куаклары һәм агачлары тирәли көзге ашламалар кертеп калыгыз. Ашлама составында азот булмасын, ә менә бакыр, марганец, калий, бор һ.б. микроэлементлар бик яхшы булачак.

   Дөрес итеп ашлама кертик дисәгез, түбәндә тәкъдим ителгән күләмне алыгыз:

   *Һәр зур алмагач һәм груша төбенә 30-50 кг. черемә, 300 г. суперфосфат, 200 г. калий сульфаты кертелә. Чия һәм слива агачларына ашлама ярлырак булса да ярый. Аны 1 чиләк суга 3 аш кашыгы суперфосфат һәм 2 аш кашыгы калий сульфаты салып әзерлиләр. Һәр зур агачка ашламаны икешәр чиләк исәбеннән кертәләр. Шулай ук бакча кибетләреннән микроэлементлар кушылган махсус туклыклы комплекслар да сатып алырга була (аларның тышлыгына “Көз” дип языла). Инструкция буенча кулланыгыз.

   Ашламаларны кәүсә тирәли сибегез һәм туфракны 30 см. тирәнлектә чокып, җиргә кертегез.

   Ноябрьдә бакчага яңа тирес кертергә дә мөмкин. Кыш айларында ул череп, язын үсемлекләргә шифалы ашламага әверелер.

Фото: sadovniki.info

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: