Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
25 октябрь 2023, 17:25

Кар астында калдылар шул инде...

    Кичә Уфада көн буена яңгыр койды.

Кар астында калдылар шул инде...
Кар астында калдылар шул инде...

Кичә Уфада көн буена яңгыр койды. Метеорологлар бу көнне “айлык явым-төшем нормасының яртысы җиргә коелды”, диде хәтта. Булгандыр да, бер туктамый, чиләкләп койды бит...

   Ә бүген иртән торуга бар дөнья ап-ак булган! Шаккатмалы могҗизаларга ия дә инде бу табигать! Бакчага чыксам, яфракларын коярга өлгермәгән куаклар да, әлеге көнгә кадәр чәчәк атып утырган түтәлләр дә кар астында. Соңгы җимешләрен җыярга һаман булса кул җитмәгән гөлҗимешләрнең кар сарган ботакларын күрсәгез икән?! Матур, әлбәттә, матур! Тик... салкын шул инде, салкын. Минус 8 градус була дип фаразлаганнар иде, булгандыр да.

   Алдагы көннәрдә һава торышының бераз җылытуы көтелә диләр дә бит, ничек булыр. Ни дисәң дә, алда кыш шул инде, карда бөрешкән чәчәкләр кабат терелмәс...

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: