Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
19 октябрь 2023, 14:02

Ә сез бакчагызны сыйладыгызмы әле?

Утырткан вакытта күпме ашлама кертелгәннән чыгып, һәр 3-4 ел саен агач-куакларга өстәмә рәвештә витаминнар салып торырга кирәк.

Ә сез бакчагызны сыйладыгызмы әле?
Ә сез бакчагызны сыйладыгызмы әле?

Утырткан вакытта күпме ашлама кертелгәннән чыгып, һәр 3-4 ел саен агач-куакларга өстәмә рәвештә витаминнар салып торырга кирәк.

   Игътибар: 10 яшьтән яшьрәк агач төбенә 1 кв.м. туфракка 1 аш кашыгы “серокислый калий” Һәм 2 аш кашыгы суперфосфат исәбеннән ашлама өстиләр. Ә аннан өлкән яшьтәгеләре төбенә ашламаны ике тапкырга күбрәк кертергә киңәш ителә.

   *  Салкыннар башлануга күпчелек корткычлар кышкылыкка җылы урын эзли башлый. Кайсылары туфрак астына урнаша, кемнәре кайры астында урын били. Беренчеләре белән көрәштә көзен туфракны казып калдыру ярдәм итсә, икенчеләре белән кәүсәне чистарту уңышлы була. Моның өчен кайрыларнының бозылган урыннарын агач көрәкчек яки каты щетка белән ышкып чистартырга туры килер. Ләкин кәүсәне тазарту эшендә тимер кыргычлар яки щеткалар кулланырга ярамый. Чистарту тәмамланганнан соң кәүсәләрне гөмбәчекләргә каршы  тимер яки бакыр купоросы белән эшкәртегез (10 л.суга 300 г.) яки ХОМ белән  (10 л. суга 30-40 г. препарат салына).

Фото: floristics.info

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: