Көннәр артык салкынайтканга кадәр, агач-куакларны сирәкләү эшен башкарыгыз.
Әгәр сынган-зарарланган ботаклар бар икән, аларны
кисеп, яндырыгыз. Шулай да, төп сирәкләү эшләрен тәҗрибәле бакчачылар
язга калдырырга киңәш итә.
Октябрьдә, коелган яфракларны җыеп, яфрак
черемәсе ясарга яки язын үсентеләр утыртыр өчен туфрак
әзерләргә мөмкин. Шулай ук кышын салкыннан саклау өчен агач-
чәчәк төпләрен мүлчәләүдә дә кулланырга була. Шунысын
онытырга кирәкмәс: зарарланган яфракларны бу максатларга кулланырга ярамый, чөнки аларда төрле чирләр яки корткычлар булырга мөмкин.
Фото: profermu.com