Бакчачы почмагы
25 сентябрь 2023, 15:28

Иртә җиләк ашыйсыгыз килсә...

Кура җиләгенең ремонтант сортлары соңгы җиләкләрен сентябрьдә бирә.

Иртә җиләк ашыйсыгыз килсә...Иртә җиләк ашыйсыгыз килсә...
Иртә җиләк ашыйсыгыз килсә...

Кура җиләгенең ремонтант сортлары соңгы җиләкләрен сентябрьдә бирә. Аларны җыеп алганнан соң барлык сорт кура җиләкләрен дә формалаштырырга тотыныгыз.

   Җәйге сортларны да тәртипкә китерергә кирәк булыр. Аларының җимеш бирергә өлгергән ботакларын (алар карасу төстә була) кисеп атыгыз, ә яшьләрен агачсыман урынына кадәр кыскартыгыз.

   Ремонтант сортларны төбенә кадәр кисеп ташларга да була, әгәр инде җәйнең тәүге яртысында ук җиләк тәмлисегез килә икән, куакта 3-5 көчле ботакны калдырыгыз һәм кышкылыкка аларны да башкалары кебек үк ябыгыз.

    Әйткәндәй, бу айда барлык җиләк-җимеш агачларыннан “ябышкак билбаулар”ны салдырыгыз һәм яндырыгыз.

Аннан соң кәүсәләрне щетка ярдәмендә мүктән, лишайниктан һ.б. чистартыгыз.

Фото: fermilon.ru/sad-i-ogorod

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас