Бакчачы почмагы
19 сентябрь 2023, 10:01

Туфрак та чирли...

Аны дәвалау мөһим!

Туфрак та чирли...Туфрак та чирли...
Туфрак та чирли...

Аны дәвалау мөһим!

   Әгәр дә җирдә зарарлы гөмбәчекләр яки бактерияләр үрчи башлавын күрсәгез, эшкәртергә ашыгыгыз. Юкса, киләсе ел уңыш мизгелендә моның белән көрәшү авырга туры килер. Бу максатка Глиокладин, Алирин-Б, Трихоплант, Бактофит, Фитоспорин-М, Гамаир һ.б. төрле черекләр, парша, фузариоз һ.б. авыруларны җиңәргә сәләтле препаратлар сатып алыгыз.

             Киләсе мизгел өчен үсентеләргә туфрак әзерләгез.

   Кышын кар ерып, туң җирне чокулар бер дә ансат эш түгел. Шуңа да сентябрьдә кирәк кадәр туфракны капчыкка тутырып, коры урынга саклауга кую дөрес булыр.

Фото: supersadovnik.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас