Бакчачы почмагы
16 Сентября 2023, 05:41

Бакча эшләре дәвам итә

Агач төпләренә дым 1-1,5 метрга кадәр үтеп керерлек булсын.

Добавить в предпочтительные источники Google
Кәүсә тирәли туфракны чистартыгызКәүсә тирәли туфракны чистартыгыз
Кәүсә тирәли туфракны чистартыгыз

Кура җиләге, бакча җиләге һ.б. җиләкләрнең рәт араларын кышкылыкка йомшартмыйча калдырмагыз. Юкса, салкыннар башланганга кадәр чүп үләннәре үрчергә һәм бар мәйданны басып алып өлгерергә мөмкиннәр.

    Алардан котылу өчен тамырларын казып алыгыз яки гербицид сибегез. Шуннан соң гына җирне йомшартып, аны торф, агач чүбе, черемә белән мүлчәләгез.

                                                  Су сибү.

   Быелгы кызу, яңгырларсыз җәйдән соң мул итеп су сибү чарасын күрегез. Агач төпләренә дым 1-1,5 метрга кадәр үтеп керерлек булсын. Моның өчен яшь агачларга – 40 л., зурларына – 50-70 л., ә аеруча эреләренә 100 л. су сибү мөһим.

Игьтибар: бу кадәр зур күләмдәге суны агачлардан күпчелек яфраклар коелганнан соң гына сибәргә кирәк.

Фото: ogorod.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас