

Көзге байлыкларны бакчалардан җыеп бетерү алдындабыз. Алар белән рәхәтләнеп сыйландык, хәзер исә шулардан кышкылыкка тәмле запаслар әзерләү чорына кердек.
Бүген сезнең игътибарга бик тиз әзерләнә һәм барсы да кул астыбызда гына булган тәмле салат рецептын тәкъдим итәргә телибез.
Кирәгә: 1 кг. суган, 1 кг. кишер, 1 кг. борыч, 1 кг. помидор, 5-7 бал калагы тоз (кемгә ничек ошый), 1 стакан шикәр комы (азрак та ярый), 200 грамм үсемлек мае.
Яшелчәләрне вак итеп турап, май өстәгез дә, шикәр комы һәм тоз салыгыз. 5 минут пешерегез. Аннан суытыгыз. Аннан тагын да кайнатып чыгарып, 5 минут пешерегез. 100 грамм аш серкәсе өстәп, кайнатып чыгарыгыз да, алдан стерильләштерелгән банкаларга тутырыгыз.
Рәхим итеп, эшләп карагыз әле. Тәмле булдымы, яхшы сакландымы икәне турында безгә кышын хатлар язарсыз, дуслар!
Фото: nakormi.com